ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Татарстан заводларының аварияләргә ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерделәр
Иминлек
  • 20 Август 2019 - 08:13
  • Караулар: 152

Түбән Камада Татарстанның сәнәгать предприятиеләренең штаттан тыш хәлләргә ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерделәр. Нефтехимиклар шәһәрендә булган аварияләрне бетерү күнекмәләрен үзләштерү буенча ярышлар мондый киң колачта беренче тапкыр үткәрелде.

Конкурсны «ТАНЕКО» базасында үткәрделәр. Хуҗалардан тыш, «ТАИФ-НК», «Казаньоргсинтез» һәм республиканың башка завод комплекслары да үз көчләрен сынады.

Катнашучылар зыян күрүчене сыешлыктан чыгару, каплагыч урнаштыру һәм алу, цистернадан саркуны бетерү, начар күрү шартларында ориентлашу һәм зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Төркем командирлары теория буенча белемнәрен дә күрсәттеләр.

Профессионаллар арасында да, иреклеләр арасында да беренче урынны «ТАНЕКО», икенче урынны «Татнефтегазпереработка»командасы алды. Профессионаллар арасында өченче урын – «РегионСпас»та, штаттан тышлар арасында – «ТАИФ-НК»да.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*