Урамда игътибарлы булыгыз! Түбәдә җыелган кар массасының җыелуы куркыныч тудыра!
Һава шартларының даими үзгәрүе, шулай ук явым-төшемнәрнең даими явуы сәбәпле, бина һәм корылмаларның түбәләреннән кар төшүен һәм бозлавыкларны кисәтү, шулай ук авария хәлләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы администрациясе карны, боз сөңгеләрен вакытында җыеп алу кирәклеген искәртә.
Биналар, корылмалар һәм башка күчемсез милек объектлары милекчеләре, шулай ук идарәче компания һәм йортлар буенча өлкәннәрне түбәләрне һәм кәрнизләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту буенча барлык кирәкле чараларны башкарырга чакыра.

