ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Сак булыгыз, мошенниклар!
Иминлек
  • 11 Декабрь 2025 - 15:56
  • Караулар: 67

Түбән Камада телефон аша башкарыла торган мошенниклык очраклары ешайды. Җинаятьчеләр өлкән буын кешеләренә шәһәр администрациясе исеменнән шалтыраталар, «ветеран таныклыгын яңартырга», үз мәгълүматларын әйтеп бирергә һәм аннары администрациягә килергә сорыйлар. 

Хөрмәтле түбәнкамалылар, әлеге мәгълүмат дөрес түгел! Сездән үзегезнең әти-әниләрегезне, туганнарыгызны һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләрне кисәтүегезне үтенәбез: бернинди мәгълүмат та әйтмәгез, мошенниклар белән сөйләшмәгез, тизрәк трубканы куегыз.

Якыннарыгызны саклагыз - аларның беркатлылыгыннан файдаланырга мөмкиннәр. Игътибарлы булыгыз һәм мошенникларга олы яшьтәге кешеләрне алдарга ирек бирмәгез. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^