18 ноябрь кичендә, 19 ноябрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз:
Җил көчәйгәндә:
1. Артык ихтыяҗ булмаса, биналардан чыкмаска, эчтә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмагыз.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә була. Көчле җилдән йорт диварлары кырыенда яшеренергә кирәкми – түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларынннан, төзелеп бетмәгән биналардан да ерак торыгыз.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспортны куярга ярамый – җил аркасында сынган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында торырга һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашырга ярамый.
6. Өске кат тәрәзәләрдән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил белән кубарылган түбә һәм декор элементлары куркыныч тудыра ала. Төзелә торган яки ремонтлана торган биналардан ерак торыгыз.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш бинасындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бәла-каза килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кесә телефоннарыннан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8(843) 288-46-96.

