Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия карары белән 2024/2025 уку елы йомгаклары нигезендә балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау буенча профилактик эшне иң яхшы оештыруга конкурс уздырылды.
Бәяләгәндә берничә критерий исәпкә алынды:
· Тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән үзара хезмәттәшлек үзенчәлекләре,
· Яшь хәрәкәт инспекторлары (ЮИД)/Яшь җәяүле отрядлары (ЮПИД) мәктәп отрядлары эшен оештыру,
· Юл хәрәкәте иминлеге буенча тематик конкурсларда, акцияләрдә һәм чараларда катнашу,
· Юл хәрәкәтендә катнашучы балигъ булмаганнар гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләрнең булмавы.
Мәктәпләр арасында җиңүчеләр:
1 урын - Түбән Каманың 19 нчы мәктәбе
2 урын - Түбән Каманың 10 нчы мәктәбе
3 урын - Түбән Каманың 2 нче мәктәбе
Өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында җиңүчеләр:
1 урын - Балалар өчен өстәмә белем бирү үзәге
2 урын - Түбән Каманың "Радуга" балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү МБУ
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында җиңүчеләр:
1 урын - Түбән Кама муниципаль районының "38 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы" МББМУ
2 урын - Түбән Кама шәһәренең 77 нче балалар бакчасы
3 урын - Түбән Кама шәһәренең 23 нче номерлы "Балачак планетасы" балалар бакчасы һәм Шәңгәлче авылының "Салават күпере" балалар бакчасы
Барлык җиңүчеләргә дә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ тарафыннан заманча оештыру техникасы бирелде.
Конкурсны Мәгариф идарәсе, Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе, шәһәр ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге оештырды.

