2025 елның 10 июнендә көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Түбән Камада көндез максималь температура +32°C, җил көньяк, көньяк-көнбатыштан, секундына 5 метр тизлектә булачак. Төнлә термометр баганасы +19°C ка кадәр төшәчәк.