ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр көтелә
Иминлек
  • 21 Апрель 2025 - 17:00
  • Караулар: 31

22 апрельдә Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә +9 дан + 12 градуска кадәр булачак, көндез +23 тән + 27 градуска кадәр җылыначак. Көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил булуы ихтимал. Явым-төшем көтелми.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз.

Җил көчәйгәндә:

1. Артык ихтыяҗ булмаса, биналардан чыкмаска, эчтә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмагыз.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында яшеренергә була. Көчле җилдән йорт диварлары кырыенда яшеренергә кирәкми – түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларынннан, төзелеп бетмәгән биналардан да ерак торыгыз.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспортны куярга ярамый – җил аркасында сынган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында торырга һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашырга ярамый.

6. Өске кат тәрәзәләрдән төшкән пыяла ватыклары, шулай ук җил белән кубарылган түбә һәм декор элементлары куркыныч тудыра ала. Төзелә торган яки ремонтлана торган биналардан ерак торыгыз.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бинасындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда килеш яшенле яңгыр астында калсагыз, хәрәкәтне тиз арада туктатыгыз һәм яшенле яңгыр бетүен транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта торып көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый – электроника эше бозылырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнен көтәргә кирәк.

Яшен вакытында ачык урында булсагыз, җиргә (комлы яки ташлы туфракка), мөмкин булса – уйсулыкка ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Җәяүлеләр, автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда, сак булырга тиешләр.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^