ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин һәм Яр Чаллы педуниверситеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар
Мәгариф
  • 18 Июнь 2021 - 16:27
  • Караулар: 104
Бүген Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Түгәрәк өстәл эшендә Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин, Түбән Кама көллиятләре һәм университет вәкилләре катнашты.

Түбән Кама һәм педагогик югары уку йорты арасында хезмәттәшлек инде күптән төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Узган ел университетка 17 түбәнкамалы һәм тагын 7 кеше - университетның педагогия көллиятенә укырга кергән. «Хәзер замана таләбе нәтиҗәсендә, без хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе турында карар кабул итәргә тиеш, - дип ассызыклады Айдар Метшин.- Сүз кадрлар мәсьәләсен хәл итү, бу юнәлештә уртак эшебезнең сыйфатын күтәрү турында бара».

 Кадровый вопрос: педуниверситет Челнов подписал соглашение о сотрудничестве с руководством Нижнекамска

Бу мәсьәлә Түбән Кама өчен инде берничә ел дәвамында актуаль булып тора. Яңа уку елына Түбән Кама мәктәпләре 143 мөгаллимгә кадрлар кытлыгы белән керәчәк. Әйтик, бүгенге көндә Түбән кама мәктәпләренә 12 физика укытучысы, 30 рус теле укытучысы, 25 математика укытучысы, 26 башлангыч сыйныф укытучысы җитми.

Әлфинур Галиәкбәрова сүзләренә караганда, бүгенге көндә Яр Чаллы педуниверситетында 6 факультет, 14 кафедра, 56 юнәлеш буенча 8 төркем эшли. Моннан тыш, институт базасында Түбән Камада да кулланылырга мөмкин булган күпсанлы программалар гамәлгә ашырыла.
 Кадровый вопрос: педуниверситет Челнов подписал соглашение о сотрудничестве с руководством Нижнекамска


Өстәмә белем бирү педагогларын әзерләү проекты да зур кызыксыну уята. «Монда педагог-практикларны укытуны да уйларга кирәк, - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы. – Әлегә бу эшнең дәрәҗәсе укытучыларның шәхси сыйфатларына һәм талантларына бәйле нәтиҗә булса, сыйфат та булачак».

Тагын бер эш юнәлеше - Өченче буын университеты. Яр Чаллыда ветераннарны югары уку йорты студентлары укыта.

Кул куелган килешү берничә юнәлештә эшләүне күздә тота. Беренчедән, бу - белем бирү траекториясен булдыру, ул вакытта педагогик эшчәнлектә 7-9 нчы сыйныфлардан башлап, һөнәри юнәлеш эше башкарылачак. Аннан соң теләгән балалар Түбән Кама педагогия көллиятенә укырга керә яки 10 нчы - профильле сыйныфка күчә ала, шәһәр мәктәпләрендә шундый дүрт сыйныф булдыру күздә тотыла. Бу мәктәпләрне тәмамлаучылар Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына керә ала. Алар педагогия көллиятен тәмамлап, читтән торып уку мөмкинлеге алачак. Икенчедән, хезмәттәшлек «Камский Артек» базасында югары уку йорты педагоглары белән берлектә безнең укучылар өчен профильле сменалар оештыруны күздә тота. Өченчедән, профильле сыйныф укучылары мәктәптә үк институтка бару мөмкинлеге алалар. Ә иң мөһиме, бу укучылар институтка кергән очракта, Түбән Камада практика узачак.

 Кадровый вопрос: педуниверситет Челнов подписал соглашение о сотрудничестве с руководством Нижнекамска

Быел Түбән Камадан 13 белгеч Яр Чаллы дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Әмма алар кайсысы туган шәһәренә кайтачакмы - билгесез. «Әлеге югары уку йортына кергән балалар белән башта ук эшләргә кирәк,- дип ассызыклады Айдар Метшин. - Заманча көндәшлекле шартларда без аларны Түбән Камага кайтару юлларын табарга тиеш. Һәр кеше үзенә кайда яхшы, шуны сайлый. Шуңа күрә без торак алу, үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Хәзер бу эштә әлеге моментлар каралган «юл картасы» эшләргә кирәк» , - диде Айдар Метшин һәм хезмәттәшлек турында килешү нигезендә төзелгән максатчан программаның гамәли юнәлешле һәм актуаль булырга тиешлеген билгеләде.

 Кадровый вопрос: педуниверситет Челнов подписал соглашение о сотрудничестве с руководством Нижнекамска
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*