ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «СОлНЦЕ» мәктәбе филиалын ачарга планлаштыралар
Мәгариф
  • 30 Ноябрь 2020 - 07:57
  • Караулар: 107
Түбән Камада  «СОлНЦЕ»  Казан олимпиада-фәнни үзәге филиалын ачарга планлаштыралар.

Аның директоры Павел Шмаков Айдар Метшин белән очрашты. Моның өчен шәһәр мэры һәм мәгариф идарәсе җитәкчелегендәге делегация башкалага барды. Анда алар оешма эшен өйрәнде һәм җирле мәктәп укучылары белән танышты.



«Безнең мәктәп нәрсә белән булса да мавыккан, интеллектуаль шөгыльләнергә тели торган балаларга юнәлтелгән. Бала мәнфәгатьләре арасында математика да, шигърият дә булырга мөмкин, — дип аңлатты уку йортының эш принцибын Шмаков. — Без баланың сәләтен мәҗбүри шарт итеп куймыйбыз. Без моңа ышанабыз, безнең  45 еллык эш тәҗрибәсе дә баланың кызыксынуын һәм ихтыяҗын тормышка ашыру мөмкин  булуын, аның уңышлы юл булуын күрсәтә,  әгәр дә бу эш балачактан ук  башланган булса».



Декабрь аенда  «СОлНЦЕ»  мәктәбе җитәкчелегенең Түбән Камага килүе планлаштырыла.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар