ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама тәрбиячесе үзенчәлекле курчаклар тегә
Мәгариф
  • 20 Ноябрь 2020 - 10:53
  • Караулар: 70

12 нче балалар бакчасында киштәләрдә пластмасса уенчыклардан тыш, чүпрәк һәм киез уенчыклар да урын алган. Дөрес, соңгылары белән уйнарга ярамый, төрле образларны танырга, аларга карап сокланырга була. Әлеге курчакларны тәрбияче Гөлкәй Вилданова тегә. Оста куллы ханым белән «Нижнекамская правда» газетасы хәбәрчесе Гөлнара Шишкина очрашып сөйләшкән.

Их нельзя купить, с ними нельзя играть: воспитатель из Нижнекамска создаёт куклы по образу своих родных

Гөлкәй Вилданова бу эш белән алты-җиде ел элек шөгыльләнә башлаган.

«Башта мин мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем, балалар бакчасында инде 22 ел эшлим. Балаларга әкиятләр укыганда, шигырьләр сөйләгәндә, геройларны кулга алып, күрсәтәсе килә башлый. Сәнгать өлкәсендә белемем булмаса да, бу мине курчаклар тегүгә этәрде», - ди тәрбияче.

    Их нельзя купить, с ними нельзя играть: воспитатель из Нижнекамска создаёт куклы по образу своих родных

Аның коллекциясендә хәзер 20 дән артык киез курчак бар. Алга таба ул курчакларны тематик киемнәрдә ясарга уйлый. Оста куллы ханым уңышларга да ирешкән: узган ел буйлы курчаклар ясау бәйгесендә Гөлкәй Вилданова шәһәрдә беренче урын яулаган.

Их нельзя купить, с ними нельзя играть: воспитатель из Нижнекамска создаёт куклы по образу своих родных

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*