ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада ремонттан соң балалар сәнгать мәктәбе ачылды
Мәгариф
  • 11 Ноябрь 2020 - 08:07
  • Караулар: 65

Капиталь ремонттан соң,  Түбән Камада 1 нче балалар сәнгать мәктәбе ачылды.

Тантаналы чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

1972 елда оешкан 1 нче балалар сәнгать мәктәбе - республикада иң зур сәнгать мәктәпләренең берсе, биредә тәҗрибәле белгечләр эшли, балаларның да уңышлары зур. Мәктәпне тәмамлаучы 4 мең укучының 1,5 меңе сәнгать белән бәйле һөнәрне сайлаган. Кайбер чыгарылыш сыйныф укучыларының үз балалары да хәзер биредә белем ала.

Мәктәп үзенең күренекле укучылары белән дә горурлана: рәссамнар Илдус Мортазин, Олег Исаев, рәссам-монументалист, дини йортларны бизәү белән шөгыльләнүче Дмитрий Мусин, Казанда «Пирамида» мәдәни үзәге проектын төзүдә катнашкан архитектор Алсу Сабирҗанова, «Пулково» аэропорты проекты авторларының берсе Александр Федотов, Мәскәүнең архитектура бюросы җитәкчесе Руслан Марковлар биредә чыныгу алган. Мәктәпнең укытучылар коллективының 60 проценты, шул исәптән директор Леонид Авраменко һәм директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марина Головановалар да биредә укыган. Тормышларын сәнгать белән бәйләмәгән кешеләр дә биредә төп дәрес – иҗади фикерләү дәресен яхшы үзләштергән. Моны «Отражение» («Чагылыш») галереясенә куелган эшләр дә раслый.

Бүгенге көндә биредә бюджет төркемнәрендә 650 бала белем ала. Тагын 150 кеше - 6 яшьлек балалардан ветераннарга кадәр – түләүле төркемнәрдә укый. Биредә инде биш ел дәвамында өлкәннәр өчен махсус төркем эшләп килә, алар рәсем сәнгате һәм тукыма бизәк төшерү буенча укуның беренче баскычын уза. Быел мәктәп җитәкчелеге сәнгатьнең икенче баскычын үзләштерергә теләүчеләр өчен дә төркем ачарга ниятли.

«Балалар иң яхшы белемнәр алсыннар, мөмкинлекләре зур булсын, дөньяны яхшы якка үзгәртә алсыннар иде, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Ирада Әюпова, - һәм хәзер биредә моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Айдар Рәисович Метшинга мәдәнияткә һәм бу юнәлештәге проблемаларга игътибарлы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Балалар сәнгать мәктәбе соңгы тапкыр 2006 елда ремонтланган булган, ләкин ул вакытта аерым үзгәрешләр кертелмәгән. Быел бина «Мәдәният» илкүләм проекты һәм «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында ремонтланды. Эшләрнең гомуми бәясе якынча 40 млн сум тәшкил итте, шуның 23 млн сумы - Россия Федерациясе бюджетыннан, 17 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелде. Хәзер яңартылган сәнгать мәктәбе, аның директоры Леонид Авраменко сүзләренә караганда, «безнең шәһәрнең истәлекле урыннары муенсасында чын энҗе бөртеге». Бинаның тышкы ягы да үзгәртелгән, эче исә яңа технологияләр кулланып, заманча стильдә эшләнгән. Эшне «Лига-строй» ҖЧҖ төзүчеләре башкарылган.

«Үз алларына Түбән Камада сәнәгатьне генә түгел, ә иң югары дәрәҗәдәге мәдәниятне дә үстерү бурычы куйган беренче төзүчеләребезгә бурычыбызны кайтарабыз кебек, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин, - һәм бу дөрес тә, чөнки сәнгать дөньясын, бигрәк тә балалар өчен, булдыру билгеле бер шартлардан башка мөмкин түгел».

 

Айдар Метшин үз эшчәнлегендә яңа юнәлешләр ачкан мәктәп педагогик коллективы хезмәтен дә билгеләп үтте: «Биредә өлкәннәр өчен төркем эшләве – бик мөһим. Без Түбән Каманың һәркем өчен барлык мөмкинлекләр шәһәре булуын телибез һәм бу юнәлештә эшләячәкбез».

 

Кунаклар мәктәпнең барлык бүлмәләрен карап чыкты, дәрескә килгән балалар белән аралашты.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*