ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада завод директорлары шефлыкка алынган мәктәп җитәкчеләре белән яңа килешүләр төзеде
Мәгариф
  • 14 Октябрь 2020 - 15:03
  • Караулар: 181
"Түбән Кама Нефтехим" 18 мәгариф учреждениесе белән хезмәттәшлек һәм ярдәм турында яңа килешүләр имзалады.

Очрашу алдыннан 15 мәктәп һәм экология-биология үзәге җитәкчеләре яңа этилен комплексының төзелеш мәйданчыгында булдылар. Биредә алар масштаблы төзелеш баруын,  компаниянең төп стратегик проекты тормышка ашырылуын күрделәр. Бүген яңа производстволарга квалификацияле кадрлар кирәк.

Экскурсиядән соң  мәктәп җитәкчеләре һәм предприятиенең директорлар корпусы  очрашуы булды. Бу очрашу заводның һәр директоры шефлыкка алынган мәктәп җитәкчесе белән бер өстәл артында якыннанрак танышсын һәм хезмәттәшлекне ныгытуда фикер алышсын өчен оештырылды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*