ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама балаларын җәрәхәт очрагында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр
Мәгариф
  • 24 Июль 2020 - 12:57
  • Караулар: 45

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Куркынычсыз балачак территориясе» технологиясе буенча онлайн-дәрес үткәрде.

Әлеге чарада социаль хезмәт алучы мөмкинлекләре чикле 7 бала катнашты. Белгеч аларны  имгәнүләр вакытында үзләренә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтте.

Дистанцион дәрес ашыгыч ярдәмне чакыру кагыйдәләре турында әңгәмә белән башланды. Белгеч нинди очракларда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, ашыгыч ярдәм диспетчерына нинди мәгълүматны хәбәр итәргә кирәклеге турында сөйләде. Аннары Әлфия Байкова балаларга имгәнүләр вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре турында сөйләде.

Онлайн-дәрестәдә катнашучылар күп кенә файдалы мәгълүмат белделәр, булган белемнәрен ныгыттылар һәм вакытны файдалы итеп үткәрделәр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*