ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама укучыларын "Әдәби геройлар галереясе" акциясенә кушылырга чакыралар
Мәгариф
  • 21 Июль 2020 - 09:56
  • Караулар: 56

Россия Мәдәният министрлыгы һәм Яндекс «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында «Әдәби геройлар галереясе» белем бирү программасын башлап җибәрде.

Балалар бер җәй эчендә нәтиҗәле уку күнекмәләрен үзләштерә алачак, бу тәҗрибә аларга гомер буе кирәк булачак.

«Әдәби геройлар галереясы» белем бирү программасы  –балалар үсеше өлкәсендәге экспертлар тарафыннан әзерләнгән  XXI гасыр шартларында “акыллы уку” буенча ике айлык smartykids курсы. Һәр яшь төркеме өчен аерым онлайн-дәресләр атна саен үткәреләчәк. Шулай ук балалар Россия театр һәм кино артистлары башкаруында мәктәп программасы әсәрләреннән өзекләр тыңлый ала. Чакырылган кунаклар арасында - Анна Чиповская һәм Сергей Пускепалис.

Онлайн-укуларга "Яндекс Эфир" платформасында кушылырга мөмкин. reg.smartykids.ru сайтында алдан теркәлү узучыларга - проектның тулы мөмкинлекләре ачыла. Һәр катнашучы махсус биремнәрне үти, ә бөтен курсны үтеп, оештыручылардан сертификат һәм бүләкләр алачак. Акция кысаларында Милли электрон китапханә укучыларга әдәби әсәрләрнең электрон версияләренә ирекле керү мөмкинлеге бирәчәк. Финал этабы бөтенроссия рецензияләр конкурсыннан гыйбарәт. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*