ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада декрет ялындагы әниләр бушлай һөнәр ала
Мәгариф
  • 16 Июль 2020 - 10:27
  • Караулар: 74

Түбән Камада декрет ялындагы әниләр өчен бушлай курсларга җыю дәвам итә. Укыту «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла, моңа 1 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Хатын-кызлар бала карау буенча ялда булырга һәм шул ук вакытта хезмәт мөнәсәбәтләрендә торырга тиеш. Түбән Камада яшәүче 400 гә якын хатын-кызны укыту планлаштырыла.

Төркемнәргә туплау әле дәвам итә, язылырга мөмкин булган юнәлешләр:

✅ Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы;

✅ Социаль хезмәткәр;

✅ Компьютер дизайны;

✅Флорист;

✅ Гамәли программаларны өйрәнеп, хисапчы;

✅ Логистик менеджмент;

✅ Пешекче;

✅ Кондитер;

✅ Тегүче;

✅ Кисүче.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 42-43-47.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*