ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүгеннән Түбән Кама чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра башлый
Мәгариф
  • 03 Июль 2020 - 08:34
  • Караулар: 136
Түбән Камада БДИ тапшыру кампаниясе башланды. Төрле фәннәр буенча имтиханнар ай ахырына кадәр үткәреләчәк.

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары информатика (134 кеше), рус әдәбияты (70) һәм география (8) буенча имтихан тапшыра. Дәүләт имтиханын Түбән Кама укучылары 33 нче мәктәптә тапшыра. Биредә барлык санитар нормалар саклана: чыгарылыш сыйныф укучылары коллектив белән түгел, график буенча килә; һәркайсының температурасы үлчәнә, аудиторияләрдә өстәлләр бер-берсеннән тиешле ераклыкта урнаштырылган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*