ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Камский Артек" лагере бүген беренче ял итүчеләрне кабул итте
Мәгариф
  • 01 Июль 2020 - 13:35
  • Караулар: 63
"Камский Артек" лагере ачылуыннан соң беренче тапкыр Түбән Кама балаларын кабул итә. Бүген иртән лагерьга автобуслар юл тотты.

1 июньдә, тиешле килешүгә кул куйганнан соң, капиталь төзекләндерелгән «Кама» лагере «Камский Артек» итеп үзгәртелде. Биредә инклюзив күпформатлы ял оештыру өчен өр-яңа инфраструктура булдырылды.

"Ниһаять, без лагерьга юл тотабыз, - дип мөрәҗәгать итте автобусларга җыелучыларга "Камский Артек" директоры Екатерина Юртаева. - Сез - иң бәхетле балалар, чөнки иң беренче булып яңа матур үзәккә керәсез. Мин бу 18 көнгә сезнең өчен Түбән Кама муниципаль районында иң күп балалы әни булырга вәгъдә итәм".

"Ял нәрсәдән башлана? Әлбәттә, зур булмаган сәяхәттән, - дип сөйләделәр безгә пассажирлар ташу һәм транспорт бүлегендә. - Түбәнкамалыларны ташу Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә – социаль дистанцияне тәэмин итүче дүрт автобуста гамәлгә ашырыла".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*