ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Казан аграр университеты урман хуҗалыгы һәм экология факультетына керү мәсьәләләре буенча конференция уздыра
Мәгариф
  • 18 Июнь 2020 - 16:54
  • Караулар: 191
25 июньдә 15:00 сәгатьтә Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына керү мәсьәләләре буенча онлайн-конференция узачак.

Чара кысаларында абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре әзерлек юнәлешләре, студентлар өйрәнә торган белгечлекләр, дисциплиналар турында белә алачак.

Онлайн-конференциядә катнашу турында тулырак сылтама буенча белергә мөмкин.

Уку йортында кабул итү кампаниясе дистанцион форматта узачак. 20 июньнән гариза һәм документларны югары уку йортының интернеттагы шәхси кабинеты аша яки Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша «Поступление в вуз онлайн» сервисы аша бирергә мөмкин булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*