ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә
Мәгариф
  • 26 Май 2020 - 12:45
  • Караулар: 46
Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә.

Шәһәргә 3 080 тартма кайтарылган, 35 тарату үзәге эшли. Үзизоляциядәге кешеләргә азык-төлекне волонтерлар тарата, район күләмендә авыл советлары аша тапшырыла.

Акция коронавирус инфекциясе аркасында катлаулы тормыш хәлендә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота.

Азык-төлек алучылар исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Уртача җан башына кереме яшәү минимумыннан (8938 сум) ким булган гаиләләрдәге 8 яшьтән өлкәнрәк балалалар, кереме яшәү минимумыннан (7311 сум) ким булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән узган пенсионерлар, пандемиядән аеруча зыян күргән шәхси эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгуль булып теркәлгән әти-әниләрнең балалары, алимент түләүдән баш тартучыларның балалары, опекуннар гаиләләрендәге балалар һәм социаль имин булмаган гаиләләрдәге балалар шундый ярдәм ала.

Моннан тыш, укучыларга коры азык-төлек җыелмалары бирүнең икенче этабы старт алды. Апрель, май айларында аларны гадәти вакытта ашханәләрдә бушлай тукланучы балалар алды. Бу айда алар - 3 044 кеше.

Мәктәпләрдә түләүле тукланучыларга да коры азык-төлек җыелмалары бирелде. Аларга республика бюджетыннан көн саен 7 сум 70 тиен бүлеп бирелә, дистанцион укыту сәбәпле, балаларга бу акчадан 2 ай өчен (апрель-май) 346 сумлык коры паеклар әзерләнде. Мондый җыелмаларны Түбән Каманың 27 263 укучысы алачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*