ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча Түбән Кама тәҗрибәсе башка районнарга да таратылачак
Мәгариф
  • 21 Гыйнвар 2020 - 09:36
  • Караулар: 89
Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов Түбән Камага килде.

Полиция полковнигы Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән бергә шәһәрнең кайбер белем бирү учреждениеләрендә булды, дип хәбәр итә НТР. Эш сәфәренең  максаты - балигъ булмаганнар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча җирле дәүләт автоинспекциясе алып барган эш белән танышу.



Башта Ленар Габдрахманов «Әллүки» балалар бакчасында булды. Бу мәктәпкәчә учреждениедә юлларда куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Методистлар балалар белән тематик дәресләр үткәрә, моның өчен  җиһазландырылган махсус бүлмәләр бар, аларда юл йөрү кагыйдәләрен теоретик һәм гамәли өйрәнү өчен бөтен шартлар тудырылган.

Кунаклар   «Әллүки»гә  бүләкләр дә алып килгән:  балалар бакчасына  - ике яңа велосипед, ә балаларга тантаналы рәвештә велосипедчы таныклыгы тапшырылды.

Аннары Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы  автошәһәрчеккә юл алды. Бу өстәмә белем бирү үзәге республикада иң яхшыларның берсе булып тора. Биредә балаларны һәм яшүсмерләрне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтеп кенә калмыйлар, яшь инспекторларны да әзерлиләр. Автошәһәрчеккә шулай ук  ике велосипед бүләк ителде.



«Балаларга ирекле рәвештә юлда куркынычсызлык нигезләрен  өйрәтүче үзәкләр ярдәмендә, мин ышанам ки, без юл хәрәкәтендә закон бозмаучылар  буынын үстерүгә ирешербез», - дип билгеләде Казан кунагы.

Татарстанның баш автоинспекторы Түбән Камадагы эштән канәгать калды. Аеруча балаларны юл хәрәкәте иминлегенә өйрәтүдә кабул ителгән эзлеклелек аңа бик ошады. Түбән Каманың бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе республиканың башка районнарына да таратылачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*