ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада башлангыч сыйныф укучыларын киләсе елда бушлай тукландыру мәсьәләсе тикшерелде
Мәгариф
  • 20 Гыйнвар 2020 - 16:49
  • Караулар: 77

РФ Президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында яңа уку елыннан илнең барлык мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучылары өчен туклануның бушлай булачагын җиткерде. Тема бүген Түбән Камада җитәкчеләрнең гомуми киңәшмәсендә дә күтәрелде.

 "Мәсьәлә федераль, региональ һәм җирле бюджет чараларын җәлеп итү хисабына хәл ителәчәк. Түбән Кама муниципаль районында бүгенге көндә 59 мәктәп ашханәсе һәм 52 буфет эшли. Кайнар ризык белән тәэмин итү 100 процент тәшкил итә, шуның 56 проценты бер тапкыр (иртәнге аш) һәм 44 проценты ике тапкыр (иртәнге һәм төшке аш) рәвешендә оештырыла. Укучыларның 10 проценты - 2 808 кеше түләүсез туклана, шуларның 1 563е - аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр”, - дип, ачыклык кертте Айдар Метшин.

Моннан тыш, мәгариф тармагында тагын бер яңалык - мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджет хисабына 5 мең сумнан да ким булмаган өстәмә түләү кертү планлаштырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*