ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама кадетлар корпусы укытучылары үз хезмәт юлы хатирәләре белән уртаклашты
Мәгариф
  • 19 Гыйнвар 2020 - 16:56
  • Караулар: 129
Түбән Кама кадетлар корпусы газетасының бишенче номеры дөнья күрде. Бу юлы номер зур датага – уку йортының 15 еллыгына багышланган.

Басма битләрендә  корпус елъязмасы урын алган. Сезнең игътибарга газета мәкаләләреннән өзекләр тәкъдим итәбез.

"Корпуста 15 елга якын эшлим. Мин үзебезнең тату коллективыбыз һәм кадетлар, бигрәк тә үземнең 27 нче взвод -  минем булачак өченче чыгарылышымны яратам. Әлбәттә, бездә төрле  хәлләр, кайчагында гади булмаган хәлләр дә очрый. Әмма погонлы булуга карамастан, балаларның балалар булуын аңлыйм. Аларга өйдән читтә, әти-әнисез җиңел түгел, шуңа күрә без аларга  мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз.



Бездә күпләре хәрби дәрәҗәгә ия офицерлар эшли. Минем фикеремчә, без, тәрбиячеләр өчен, балалар белән эшләү җаваплы вазыйфа гына түгел, ә Ватан алдындагы гражданлык бурычы да -   чын патриотлар һәм баш хәрефтән язылырлык  ир-атлар тәрбияләү",- ди офицер-тәрбияче, Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераны Илнур Вәлиев. 




"Кадетлар корпусы -  минем икенче өем, монда миңа уңайлы һәм рәхәт, малайлар минем өчен улларым кебек. Корпусны тәмамлаган укучыларның, бирегә килеп: "Монда бик яхшы иде, мин әле тагын укыр идем", - дигән сүзләре ничек күңелле. Һәм мин  җанга якын ишегемне ачып кереп, үз дәресләремне  "Good morning! How are you?" сүзләре белән башлап,  әле күп еллар  биредә эшләргә өметләнәм",- ди инглиз теле укытучысы Айгөл Ситдыйкова.



"Корпуска  2009 елның августында юллама буенча килдем. Институт тәмамлау белән,  мин кадетлык атмосферасына чумдым, ул инде мине ун ел җибәрми. Сыйныфка керү һәм үз белемнәрем белән уртаклашу - минем өчен чын бәхет!" ,- ди туган тел һәм әдәбият укытучы Ләйлә Гыйзетдинова.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*