ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың политехника көллиятендә ресурс үзәге ачуга 137 млн сумнан артык акча тотылачак
Мәгариф
  • 16 Декабрь 2019 - 14:05
  • Караулар: 184
Бүген җитәкчеләрнең чираттагы эшлекле киңәшмәсендә  Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Айдар Фәретдинов  Түбән Каманың мәгариф өлкәсендә тормышка ашырылучы илкүләм проектлар турында сөйләде.

Россиядә мәгариф тармагы буенча 10 юнәлеш эшли, шуларның 8 енә Түбән Кама да кертелгән. Мәсәлән, "Үсеш ноктасы" программасы буенча Олы Афанас һәм Кызыл Чишмә мәктәпләрендә заманча түгәрәкләр  булдырылган. "Бүген авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү системасының аерым үсештә булмавы сер түгел, чөнки ерак районнар бар", - ди Айдар Фәретдинов.

Нижнекамск молодой: на создание ресурсного центра в политехническом колледже направлено более 137 млн рублей


"[Кызыл Чишмәдә һәм Олы Афанас авылында] информатика һәм технология укыту кабинетларында республика бюджетыннан 2 млн сумнан артык бәягә ремонт эшләре башкарылды. Муниципаль бюджет,  ремонт эшләрен тәмамлау өчен, өстәмә 800 мең сумнан артык акча бүлеп бирде. Шулай ук якынча 3 млн сумлык заманча җиһазлар кайтартылды. Авыл мәктәпләрендә өстәмә белем бирү яңа этәргеч алсын өчен, киләсе елга тагын ике мәктәпне кертергә планлаштырабыз", – ди җитәкче.

Шулай ук узган елда, Айдар Фәретдинов сүзләренә караганда, коррекцияле белем бирү системасына да игътибар бирелгән: "Надежда" мәктәп-интернатында һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус мәктәптә якынча  2 млн  сумга ремонт ясалган. Бу эшләрне тәмамлау өчен,  200 меңнән артык сум муниципаль бюджеттан өстәлгән, логопед һәм дефектологлар өчен якынча 9 млн сумлык махсус җиһаз кайтартылган.

Нижнекамск молодой: на создание ресурсного центра в политехническом колледже направлено более 137 млн рублей


"Цифрлы белем бирү мохите" проекты буенча 24 нче  лицейга, педагогия һәм политехника көллиятенә 5 млн  сумнан артык суммага заманча цифрлы җиһазлар кайтарылган. "Бу  - бик җитди ярдәм, бигрәк тә һөнәри белем бирү системасы өчен", - дип саный Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. 

Нижнекамск молодой: на создание ресурсного центра в политехническом колледже направлено более 137 млн рублей


Түбән Камада хәзер ике ресурс үзәге эшли, өченчесе "Яшь профессионаллар" программасы кысаларында ачылачак. "Политехника көллиятендә ресурс үзәге ачуга 137 млн сумнан артыграк сумма юнәлтелде, бу  – җитди чыгымнар, җитди йөкләмәләр, - ди Айдар Фәретдинов. - Без башкарырга тиешле максатчан күрсәткечләр бар: өстәмә белем бирүне колачлау буенча да, шәһәребез предприятиеләре һәм оешмалары өчен белгечләр әзерләүнең сыйфатын арттыру буенча да".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*