ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районының авыл мәктәбе директорына Мәскәүдә премия тапшырдылар
Мәгариф
  • 12 Декабрь 2019 - 14:37
  • Караулар: 127
Түбән Кама районы Ширәмәт мәктәбе директоры Елена Перова  «Мәдәният һәм агарту» номинациясендә  «Халыкны саклау өчен» премиясенә  лаек булды.

VIII тантана рәсми рәвештә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Хөкүмәте комиссиясе ярдәме белән үткәрелде. Чара Мәскәүдә  узды.Бүләкне Россия Федерациясенең атказанган артисты, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясенең мактаулы академигы Наталья Дрожжина тапшырды.

Елена Перованың мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәктәптә туган якны өйрәнү музеен тулыландыру белән үрелеп бара. Әле август аенда  «Халыкны саклау өчен» хәрәкәте рәисе Андрей Красильников аңа пыяла стеллажлар сатып алуга 500 мең сум акча бүлеп биргән булган.  Елена Перова 6 нчы сыйныфтан бирле музей советы әгъзасы булып тора,  экскурсияләр үткәрүче булып эшли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*