ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Балкыш" приютында шәһәр тарихы буйлап сәяхәт-дәрес үтте
Мәгариф
  • 13 Октябрь 2019 - 13:29
  • Караулар: 122

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Кояшлы шәһәр» программасы кысаларында «Үз шәһәреңне беләсеңме?» дигән викторина үткәрелде.

Тәрбияче Валентина Кулемина ярдәмендә  балалар шәһәр тарихына бәйле даталарны, символикаларны, предприятиеләр, урам исемнәре тарихын, истәлекле урыннар, һәйкәлләр, сквер- парклар, музейлар, спорт клублары турында искә төшерде. Аннан соң балалар «Минем Түбән Кама» темасына фотоколлаж ясадылар һәм  шәһәрне ни өчен яратулары турында сөйләделәр.

«Мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, туган шәһәргә, туган якка мәхәббәт, үз халкының мәдәни мирасына хөрмәт һәм ихтирам хисләре тәрбияли», - ди приют тәрбиячесе Рәйсә Алпыспаева.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*