ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Яшь түбәнкамалылар - "Сандугач сайрар илем" республика фестивале җиңүчеләре
Мәгариф
  • 11 Февраль 2019 - 09:38
  • Караулар: 297
Республиканың  Әлмәт шәһәрендә "Сандугач сайрар илем" XXII балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Елдагыча, фестивальдә  Түбән Каманың яшь йолдызлары да катнашты һәм алар район данын лаеклы төстә яклады. 

"Нәфис сүз"  номинациясендә  Данис Гыйльманов - беренче, Зилә Гыйләҗетдинова - икенче,  Ралиф Сәлахиев өченче урын яулады, Илнар Идиятов конкурс дипломанты булды.



Татарстанда "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале 20 елдан артык уздырыла. Катнашучылар "Вокал", "Кыллы уен коралларында башкаручылар", "Театр иҗаты", "Бакыр һәм агач тынлы, кагылып уйнала торган музыка уен коралларында уйнаучылар",  "Хореография", "Нәфис сүз" һ.б. номинацияләрдә чыгыш ясый.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*