ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Радмир Беляев 37 нче лицейда беренче парламент дәресен үткәрде
Мәгариф
  • 07 Март 2026 - 20:00
  • Караулар: 42

37 нче лицейның алтынчы сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган парламент дәресе узды. Аны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев үткәрде. Мондый очрашулар шәһәрнең башка мәгариф учреждениеләрендә дә планлаштырылган.

Радмир Беляев провёл первый парламентский урок в лицее №37

Радмир Беляев педагоглар роленең мөһимлеген ассызыклады: "Һәр укытучы яшь буынны тәрбияләү һәм өйрәтү бурычын үти. Аларга хөрмәт белән карагыз, алар бит сезнең икенче гаиләгез кебек". Әңгәмә шулай ук тышкы кыяфәтенә һәм милләтенә карамастан бер-береңә карата толерантлык һәм хөрмәт тәрбияләүгә кагылды. Моннан тыш, мэр укучыларга Түбән Камада Алдынгылар йорты төзелеше һәм беренче төзүчеләр үткән юл турында сөйләде.

Радмир Беляев провёл первый парламентский урок в лицее №37

Яңа микрорайоннарда спорт мәйданчыклары җитмәү турында аерым фикер алыштылар. Радмир Беляев әлеге проблема белән таныш, аны хәл итү белән шөгыльләнәчәкбез, дип ышандырды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^