ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Мәскәү дизайн музее Түбән Камада «Пластика гасыры» күргәзмәсендә икенче мастер-класс үткәрде
Мәгариф
  • 28 Гыйнвар 2026 - 13:17
  • Караулар: 134

БАЗА креатив индустрияләр үзәгендә (Лесная урамы, 55) Студентлар көненә Юлия Сильченко белән икенче мастер-класс узды. Мәскәү дизайн музее аны апсайклинг сәнгатенә – калдыкларны стильле һәм функциональ предметларга иҗади эшкәртүгә багышланган белем бирү чаралары циклында оештырды. Мастер-класс «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР компаниясе ярдәме белән «Пластика гасыры» күргәзмәсе киңлегендә узды.

Московский музей дизайна провел второй мастер-класс в Нижнекамске на выставке «Век пластика» 

Катнашучылар канцелярия органайзерын үз реклама баннерларыннан төзегәннәр. Салкын һава торышына карамастан, дәрескә экодизайн белән кызыксынучы 19 кеше килде.

Мастер-класс 10 яшьтән зуррак мәктәп укучыларына, студентларга һәм экодизайн белән кызыксынучыларга юнәлдерелде, материалларны кабат куллануның мөһимлеген ассызыклады. 

Мәскәү дизайн музее күргәзмәсе «База» креатив индустрияләр үзәгендә 1 мартка кадәр эшләячәк, керү ирекле.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^