Халык иҗаты йортында Укытучылар көненә багышланган зур концерт булды. Быел ел саен үткәрелә торган бәйрәм берьюлы ике юбилей – Түбән Кама районы мәгариф системасының 60 еллыгы һәм РФ Һөнәри-техник белем бирүнең 85 еллыгы белән билгеләп үтелде.
Укучыларның җырлары, биюләре, шигъри сүзләре һәм рәхмәт сүзләре тантаналы нота белән алмашынды. Түбән Кама педагоглары һәм аларның укучылары һөнәри конкурсларда, грантларда һәм квалификация күтәрүдә җиңүләре һәм югары урыннары белән мактана алалар.
Мондый актив һәм үз эшенә бирелгән укытучыларны РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, ведомствоның «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк тамгалары, «ТР Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» һәм «Яшь мөгаллим» күкрәк тамгалары белән билгеләп үттеләр. Шулай ук Түбән Кама районы башлыгы грантлары конкурсында җиңүчеләр һәм лауреатлар да лаеклы бүләкләр алды. Ә республиканың атказанган һәм халык укытучысы Людмила Вахитова «Мактаулы остаз» исеменә лаек булды.
«Иң беренче чиратта әлеге бәйрәм белән Түбән Кама мәгариф системасын торгызу башында торган һәм көчле нигез сала алган ветераннарыбызны котлыйм. Безгә горурланырлык һәм алга таба хәрәкәт итәрлек сәбәпләр җитәрлек. Безнең өчен бу зур өстенлек. Кадрлар туплауга да, белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә дә, учреждениеләргә капиталь ремонт ясауга да зур игътибар бирәбез. Сез беләсез, бу эшкә көчле кластерлар булдыручы шәһәр төзүче предприятиеләр дә актив кушылды», - дип билгеләде Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.
Котлауларга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге дә кушылды. Бүлекчә җитәкчесе Рөстәм Ганиев татар телен саклауга зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Татар җырчылары Закир Шаһбан һәм Алия Исрафилова чыгышлары укытучыларга чын бүләк булды.

