Түбән Камада Гидлар мәктәбенә тыңлаучылар җыя башладылар. Түләүсез агарту программасы – «Татнефть» компаниясе һәм «Новь» паблик-арт проектлар бюросы «Ачык остаханәләр» белән берлектә гамәлгә ашырыла торган уникаль мәдәни-тарихи һәм иҗтимагый әһәмияткә ия проектның бер өлеше.
Гидлар мәктәбе – лекцияләр, экскурсияләр, тренинглар һәм мастер-классларны үз эченә алган мультидисциплинар курс. Аны тәмамлаучылар мәдәнияткә, табигатькә, архитектурага, урам сәнгатенә һәм фольклорга басым ясап, үз шәһәрләре буйлап йөреп чыгачак. Программа студентлар, педагоглар, активистлар, тикшеренүчеләр һәм битараф булмаган кешеләр өчен ачык.
Конкурс сайлап алуларын узучыларга «Татнефть» компаниясе ярдәмендә программада катнашу бушлай. Катнашучыларны экспертлар, тәҗрибәле гидлар һәм кураторлар белән очрашулар һәм практика (үз маршрутларын булдыру һәм экскурсияләр уздыру) көтә.
Программа 2025 елның маенда старт ала.
Катнашу шартлары, сроклар һәм заявкалар турында тулырак түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: https://forms.gle/73QE9KAehEjvZ7mWA