ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә томан төшәчәге фаразлана
Табигать һәм без
  • 02 Декабрь 2020 - 13:51
  • Караулар: 62
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә -тирә мохитне күзәтү идарәсеннән 2 декабрь 18 сәгатьтән 3 декабрь сәгать 10га кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 3 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Россия ГТХМ  ТР буенча баш идарәсе сак булырга кирәклекне кисәтә.

Фаразланган һава шартларында республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан йөрү,  үргә менү -төшү  авырлашырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен, кисәтү итеп,  берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрдән автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала.

Җәяүлеләргә юл аша тиешле урыннан гына чыгарга,  яктырткыч билгеләр булган кием кияргә кирәклеге искәртелә. Күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк.

Табигатьтә ял итәргә яратучылардан элемтә чараларының, навигация җиһазларының төзек булуы сорала.

Бәлагә тарыган очракта сез «101,112» номерларына шалтырата аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.  Россия ГТХМ  ТР буенча баш идарәсенең ышаныч телефоны: 8 (843) 288-46-96.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*