Түбән Кама районында Прости авылы янында рөхсәтсез булдырылган чүплекне рекультивацияләүнең төп этабы 2020 елның декабрендә тәмамланачак. Киләсе ел биредә үлән чәчәргә, агачлар утыртырга планлаштыралар.
Исегезгә төшерик, санкцияләнмәгән чүплек совет чорында ук барлыкка килгән. Шул вакыттан бирле анда бик күп иске резина җыелган. Быел җәй «Экология» илкүләм проекты буенча объектны рекультивацияләү башланды.

«Эшләрне декабрь ахырына кадәр төгәлләячәкбез, ә киләсе елда территорияне тулысынча яңартабыз: үлән чәчеп, яңа үсентеләр утыртачакбыз», - дип билгеләп Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең экология һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча урынбасары Ренат Хәкимов.

«Хәзерге вакытта 28 мең тоннадан артык покрышка һәм резина утильләштерүгә озатылды, терриконга – ясалма тигезсезлеккә, 70 куб метрдан артык утильләштерелмәгән калдык тупланды, - ди ул. - Көн саен полигонда 77 берәмлек техника һәм 110 эшче эшли».