ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада кабат көчле җил, бозлавык булачагы фаразлана
Табигать һәм без
  • 20 Ноябрь 2020 - 14:43
  • Караулар: 57
Татарстан Республикасы территориясендә 21 ноябрьдә төнлә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

  20 ноябрь 18 сәгатьтән 21 ноябрь 18 сәгатькә кадәр Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягында

аязучан болытлы һава, 

күпчелек урыннарда явым-төшемсез.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-12 градус, аязган вакытта -15 градус..-20 градус.

Көндез максималь һава температурасы -3..-7 градус.

Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*