ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Көчле җил көтелә, юлларда бозлавык булачак
Табигать һәм без
  • 19 Ноябрь 2020 - 12:44
  • Караулар: 77
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән 19 ноябрь 18 сәгатьтән 20 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.

20 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда түбәндәге һава торышы көтелә:

- төнлә һәм иртән бозлавык;

төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр, юлларда көчле бозлавык.

Бозлавык булганда, җәяүлеләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: иң беренче чиратта, ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Таеп китеп, егыла башласагыз, кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк.

Балаларны аерым игътибарга алырга һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга киңәш ителә.

Машиналар йөри торган юлларда да сак булыгыз. Юл аша җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга һәм башта аның куркынычсыз булуына инанырга кирәк. Автотранспорт бозлавыкта кинәт туктый алмый.

Автомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә, ашыкмый гына хәрәкәт итәргә, куркыныч маневрлар ясамаска, күперләрдә, эстакадаларда һәм юл аша чыгу урыннарында аеруча сак булырга киңәш ителә. Һава торышы начарайган очракта, җәмәгать транспортыннан файдалану яхшырак һәм кирәксезгә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып тору кирәк.

  Җил көчәйгәндә:

   1. Биналардан чыкмый торырга кирәк. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

   2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүләренә яисә йорт подъездларына кереп торыгыз. Көчле җилдән йорт стеналары янында ышыкланып тору куркыныч, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Җәмәгать транспорты тукталышларында, төзелеп бетмәгән бина янында тору да куркыныч.

   3. Урамда реклама такталарыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

   4. Биек агачлар янында басып торырга, алар янында автотранспорт куярга ярамый: җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра.

   5. Көчле җил вакытында электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына якын килү куркыныч.

   6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар шулай ук куркыныч тудыра. Төзелеп килә яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

   7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне дә ябарга кирәк.                                 

   8. Өйдә яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

   Бәлага тарыган очракта, сез һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәт чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе стационар һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. Россия ГТХМ ТР буенча баш идарәсенең ышаныч телефоны: 8 (843) 288-46-96.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*