ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә Түбән Камада томан төшәчәге, көчле җил булачагы фаразлана
Табигать һәм без
  • 18 Ноябрь 2020 - 14:36
  • Караулар: 74
19 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән томан, иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

18 ноябрь 18 сәгатьтән 19 ноябрь 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава. Күпчелек урыннарда явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, иртән, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-15, аязган вакытта -17..-22˚.

Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*