ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада халыктан тотылган батарейкалар җыю пункты ачылды
Табигать һәм без
  • 30 Октябрь 2020 - 13:54
  • Караулар: 89
Бүген Түбән Камада тотылган аккумулятор батарейкаларын җыю һәм утильләштерү буенча беренче кабул итү пункты ачылды.

«ЭкоСфера» проекты – куркыныч калдыклар белән эш итүне оештыруда заманча алым, Татарстан территориясендә «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе ярдәме белән «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруның пилот проекты.

Единственный в Татарстане: в Нижнекамске открыли пункт приёма аккумуляторных батарей

Билгеле булганча, аккумулятор батарейкаларында аеруча куркыныч матдәләр – кургаш, кислоталар, селте бар, алар әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә.

Единственный в Татарстане: в Нижнекамске открыли пункт приёма аккумуляторных батарей

Хәзер түбәнкамалыларның кулланылган аккумуляторларны утильләштерүгә тапшыру һәм җитештерүчедән ташлама белән яңаларын алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Кабул итү пункты Вокзал урамы ( НКЦ борылышы каршында) адресы буенча урнашкан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар