ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада экопарк төзелешенең беренче этабы тәмамлана
Табигать һәм без
  • 26 Октябрь 2020 - 16:40
  • Караулар: 48
Түбән Камада экопарк булдыру буенча эшләрнең беренче этабы тәмамлана. Әлеге проектны тормышка ашыру «Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү» программасында катнашу аркасында мөмкин булды. Быел эшләрне башкаруга 45 млн сум бүлеп бирелгән.

Бүген экопаркта журналистларга күлне су белән тутыру процессын күрсәттеләр. Асылда, сулык элек тә булган һәм янәшәдәге Каракүл күленең кушылдыгы булып торган. Тик аннары, дамбаны төзү процессында 1980 нче елларда кушылдык корыган. Хәзер, экопарк төзелеше нәтиҗәсендә, күлнең табигый рельефы торгызылды. Соңрак Каракүл күле һәм экопарктагы сулык үзара тоташтырылачак. Алга таба әлеге сулыкны балыкландыру планлаштырыла. Каракүл Татарстан Республикасында иң зур күл булып тора, аның мәйданы - 200 гектарга якын. Аның ярында, экопарк төзелешенең икенче этабы кысаларында, ясалма пляж булдырылачак, велоюллар ясалачак.

Икенче этапны гамәлгә ашыру киләсе елга планлаштырылган, бу максатларга 45 млн сум акча юнәлдереләчәк. Экопарк төзелешен 2022 елда тәмамлау планлаштырыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*