ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада ТАНЕКО яңа установкасының әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы турында фикер алышачаклар
Табигать һәм без
  • 23 Октябрь 2020 - 14:45
  • Караулар: 54
Түбән Кама халкын 29 октябрьдә 17.00 сәгатьтә ТАНЕКОдагы яңа установканың әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү материаллары буенча онлайн-фикер алышуга кушылырга чакыралар.

Дизель ягулыгын изодепарафинизацияләү установкасының әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү материаллары буенча җәмәгать тыңлаулары формасында җәмәгать фикер алышулар Zoom конференцэлемтә буенча узачак. Материаллар безнең сайтта «Гавами тыңлаулар» бүлегендә урнаштырылган инде.

Катнашу өчен кирәк:

1. Теләсә нинди техник җайланма: смартфон, интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер.

2. Zoom конференцэлемтәсен күчереп алырга.

29 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Zoom конференциясенә теркәлү һәм тоташтыру башлана. Тоташтыру өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк:
https://zoom.us/j/96652566894?pwd=ZlM4Yk1tUk1xRjByYlpwQlYrM2hUQT09.

Тема: Дизель ягулыгын изодепарафинизацияләү установкасы буенча иҗтимагый тыңлаулар: тит 1014, секция 4106.

Конференция идентификаторы: 966 5256 6894.

Керү коды: 124300

Үз ФИО кертергә һәм киңәшмә модераторы ягыннан авторизацияне көтәргә.

Техник ярдәм күрсәтү телефоны 8(8555) 24-20-35.

Иҗтимагый тыңлауларда дистанцион форматта катнашу мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен Zoom конференциясенә керү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән түбәндәге адрес буенча урыннар оештырылачак: Тынычлык ур., 45 йорт, 28 нче мәктәп.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар