ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ТАИФ-НК хезмәткәрләре Сүбәләк юлы буенча 350 ләп ылыслы агач үсентесе утырттылар
Табигать һәм без
  • 20 Октябрь 2020 - 14:45
  • Караулар: 48
ТАИФ-НК компаниясе чираттагы «Яшел дулкын» масштаблы экологик акциясенең көзге этабына кушылды. Нефть эшкәртү компаниясе хезмәткәрләре, сәнәгать зонасын һәм Түбән Кама шәһәрен тоташтыручы Сүбәләк трассасын төзекләндереп, 350 яшь нарат үсентесе утырттылар.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «ТАИФ-НК» АҖ активистлары, әлеге экологик акциядә 6 ел катнашу дәверендә утыртылган 10 мең агачка кушып, 1,5 меңнән артык агач утыртты. «Чиста һава сулау өчен, без барыбыз да экология мәсьәләләренә җитди карарга тиеш, - дип билгеләп үтте «ТАИФ-НК» АҖ әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге җитәкчесе Илмир Шәфиков. - Компания активистлары шәһәрне, сулыкларны санитар чистарту, агачлар утырту һәм башка күп кенә экологик акцияләрдә даими, бик теләп катнашалар».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*