ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
НКНХ Кама елгасының биоресурсларын 7,5 мең сазан белән тулыландырды
Табигать һәм без
  • 16 Октябрь 2020 - 13:48
  • Караулар: 58
«Түбән Кама нефтехим» Куйбышев сусаклагычын сазан маймычлары белән тулыландырды. Компания хезмәткәрләре Кама плесына 7628 маймыч җибәргәннәр.

Эре производствоның су алу җайланмасы шәһәр халкын һәм сәнәгать предприятиеләрен су белән тәэмин итә. Аның биоресурсларга зыянны киметергә мөмкинлек бирүче нәтиҗәле балык саклау җайланмасы булуга карамастан, личинкаларга һәм балык маймычларына эләгү ихтималы да юк түгел.

«Быел без Прости һәм Бәтке авыллары арасында балык җибәрәбез, - дип аңлатты НКНХның әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы Олег Гришаков. - Бу сазан маймычлары, 100-150 граммга кадәр авырлыктагы ике яшьлекләр».

Кама биоресурсларын тулыландыру буенча акциядә компания хезмәткәрләре ел саен катнаша. Маймычларны ел фасылының билгеле бер вакытында — көзен яки язын сулыкка чыгаралар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*