ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Сүбәләк юлы буенда тагын 200 ылыслы агач утырттылар
Табигать һәм без
  • 15 Октябрь 2020 - 15:33
  • Караулар: 68
Түбән Каманың Сүбәләк юлы буенда 200 чыршы утыртылды. Шәһәрнең экологиясен яхшыртуга «ТГК-16» - «Түбән Кама ТЭЦ-1» энергокомпаниясе филиалы да өлеш кертте.

«Алдагы еллардагы кебек үк, быел да агач утырту акциясе бара. Сәнәгать предприятиеләре Сүбәләк юлы буенда агачлар утырталар. Шул исәптән шәһәрнең үз территориясе дә яшелләндерелә», - дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Хәкимов.

Шәһәрне чистартуда һәм савыктыруда агачларның роле бәяләп бетергесез. Алар тузанны, углекислый газны йотып кына калмый, ә кислород эшләп чыгара, санитар-саклау, су саклау һәм тавыштан саклау функцияләрен дә башкара, шәһәрнең микроклиматын һәм йөзен формалаштыра.

"Ылыслы агачларны утырту турындагы карар нигезле. Чыршылар фитонцидларга – биологик актив матдәләргә бай, алар авыру тудыра торган микроорганизмнарны юк итү үзлегенә ия. Өстәвенә, Сүбәләк трассасы - шәһәрнең төп юлы. Кышкы вакытта аның янында барлыкка килгән яшел аллея күзләрне сөендерәчәк», - дип шәрехләде акцияне «ТГК-16» генераль директоры Эдуард Галиев.

Исегезгә төшерәбез, элек без НКНХның Сүбәләк юлы буенда 300 нарат утыртуы турында язган идек.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*