ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Урманнарда янгын чыгу куркынычы зур
Табигать һәм без
  • 14 Октябрь 2020 - 14:56
  • Караулар: 102
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы булуын кисәтә.  2020 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы саклана (4 нче класс).

Россия ГТХМ ТР буенча баш идарәсе сак булырга кирәклекне кисәтә.

Табигать кочагына ял итәргә чыкканда яисә ауга, балыкка барганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.

Янгын чыгу куркынычы сезоны вакытында коры үлән яндыру, учак кабызу, урман янында тиз янып китүчән материаллар калдыру - һич ярый торган эш түгел.

 Урманнарда янгын чыгуның берничә сәбәбе бар:
- кешенең ут белән сак эш итмәве
 - урман паркы зонасында бала-чаганың шырпы белән шаяруы
- чүп-чар, коры үлән яндыру 
 агачка яшен сугу
- бензин яисә май сеңгән сыек материалның янып китүе.

Урманда янгын булмасын өчен, түбәндәгеләрне  эшләргә ярамый:
- урманда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы ташлау;
- җилле көнне учак кабызып, караучысыз калдыру;
- урман аланында яки кырда, бакчада коры үлән яндыру;
 -машина двигателе эшләп торган вакытта ягулык багына ягулык салу.

 Урманда саклык чаралары

Учак кабызгансыз икән, киткәндә аның тулысынча сүнгән булуына игътибар итегез. Ял итү урыныннан киткәндә, пыскып ятучы агач кисәге яки ботак калмавына ышанырга кирәк.

Урманда янгын чыкканын күрүгә беренче эш итеп, коткаручыларга, полициягә, урманны саклау хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Бәлагә тарыган очракта сез «101,112» номерларына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.  Россия ГТХМ  ТР буенча баш идарәсенең ышаныч телефоны: 8 (843) 288-46-96.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*