ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың Сүбәләк трассасы буена 300 төп нарат утыртылачак
Табигать һәм без
  • 14 Октябрь 2020 - 14:48
  • Караулар: 100
"Яшел дулкын"  экологик акциясе кысаларында бүген нефтехимиклар Сүбәләк юлы буйлап 160 төп агач утырттылар.

Тагын 140 төп агачны киләсе атнада утырту планлаштырыла. Шулай итеп, бу көздә   шәһәрнең төп автотрассасының яшел аллеясе  300 агачка арта.

Аллеядә Түбән Кама урман хуҗалыгыннан китерелгән нарат үсентеләре утыртыла. 

Исегезгә төшерик, Сүбәләк трассасы буенда 75 ылыслы агач "Хәтер бакчасы"акциясе кысаларында 8 майда утыртылган иде. Алар барысы да диярлек яңарган, бары 4 үсенте генә корыган, бүген алар урынына башкалары утыртылды. Утыртылган агачларны хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре карап тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*