ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Республиканың экология һәм төзелеш министрлары Түбән Камага килде
Табигать һәм без
  • 13 Октябрь 2020 - 15:11
  • Караулар: 117

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Түбән Камада күчмә киңәшмә үткәрделәр.

Анда шәһәр һәм район башкарма комитетлары, табигатьне саклау һәм подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.

Дамба и полигон: главы Минэкологии и Минстроя РТ проверили ход «зелёных» работ в Нижнекамске

Прости авылы янында чүплекне рекультивацияләү эшләре төгәлләнеп килә. Быел гамәлгә ашырыла башлаган проектның гомуми суммасы якынча 739 млн сум тәшкил итә. Бу акчалар этаплап федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелә. 36 мең квадрат метрдан артык мәйданда эшләрнең күп өлеше 2020 ел ахырына кадәр башкарылачак, киләсе елда экореабилитация эшләре башкарылачак, ул үз эченә якындагы елганы чистарту һәм элеккеге чүплек урынында агачлар утыртуны ала.

«Ноябрьгә кадәр барлык төп эшләр дә башкарылачак», - дип белдерде Марат Айзатуллин.

Дамба и полигон: главы Минэкологии и Минстроя РТ проверили ход «зелёных» работ в Нижнекамске

Чүплек урынында барлыгы 459 мең кубометрга якын техноген калдыклар бар. Нигездә, бу резин тәгәрмәчләр һәм шин җитештерүнең техник калдыклары. Шуларның зур өлеше - 349 мең кубометры инде алынган. Бу калдыклар кулдан сортларга аеру юлы белән икегә бүленгән. Кама Аланында тузган шиннар җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә торган «КамЭкоТех» ҖЧҖ бар, 34 мең тоннага якын калдыкны шунда озатканнар. Алардан резин валчыклар ясала, аннан соң бу чимал юллар төзегәндә кулланыла. Калдыкларның калган өлеше чүплек урынында ук күмелеп, өстенә туфрак җәеләчәк. Киләсе елга биредә үлән чәчү, агачлар утырту планлаштырыла.

Дамба и полигон: главы Минэкологии и Минстроя РТ проверили ход «зелёных» работ в Нижнекамске

«Безгә нәтиҗә мөһим, - дип ассызыклады н Александр Шадриков. - Бу очракта сүз гражданнарның якын-тирә территориядә уңайлы һәм куркынычсыз яшәүләре турында бара. Бу мәсьәлә, кыенлыкларга карамастан, рекультивация эшләрен башлап җибәргән Айдар Рәис улы Метшинның шәхси катнашуы нәтиҗәсендә хәл ителә».

Җитәкчеләр шулай ук 2 чакрымнан артык озынлыктагы Кызыл Чишмә дамбасын карадылар, анда реконструкция эшләре актив темплар белән бара. Бәясе якынча бер миллиард сум булган проект бу ел ахырына кадәр тормышка ашырылачак. Биредә планлаштырылган эшләрнең зур өлеше башкарылган инде. Алда -ныгыту эшләрен тәмамлау һәм юлга асфальт салу.

Объектта эшне «Ак барс» төзелеш компаниясе (Казан) башкара, ул мондый проектларны тормышка ашыруда зур тәҗрибәгә ия. Компаниянең генераль директоры Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, объект буенча барлык эшләр дә билгеләнгән вакытта тәмамланачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*