ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Һөнәри техник белем бирүнең юбилеен каршылап, Түбән Камада 120 төп каен утыртылды
Табигать һәм без
  • 25 Сентябрь 2020 - 09:42
  • Караулар: 48

Түбән Камада «Кояшлы алан» паркы территориясендә 120 төп агач утырттылар. Акция Россиядә һөнәри техник белем бирүнең 80 еллыгына багышланды.

Бәйрәм 1940 елдан, Советлар Союзы дәүләт хезмәт резервлары турында рәсми рәвештә кайгырта башлагач, билгеләп үтелә башлый. Тантаналы көн 2 октябрьгә билгеләнгән һәм һөнәрчелек, завод, сәнгать училищелары төзи башлагач, СССР Югары Советы Указы имзалануга багышланган.

Агач утыртырга Түбән Каманың барлык көллият студентлары һәм укытучылары, шул исәптән мәгариф ветераннары да җыелды. Алар эш барышында әңгәмә кордылар, хезмәттәшлектә үзара элемтәләрен ныгыттылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*