ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларга файдалану өчен суны 45 тонна күмер салынган фильтрларда чистарталар
Табигать һәм без
  • 15 Август 2020 - 10:40
  • Караулар: 81
Түбән Кама җәмәгатьчелеге һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары «Түбән Кама Нефтехим» компаниясенең су чистарту станциясендә булдылар. Матбугат туры алдыннан барлык катнашучылар өчен мәҗбүри  инструктаж үткәрелде, саклагыч каскалар, шулай ук битлекләр һәм перчаткалар таратылды.






Су, шәһәр фатирларына эләккәнче, 5 кат чистартуга дучар була икән. Иң алдан аны коагулянт һәм  флокулянтлар белән эшкәртәләр, аннары тондыралар, шуннан соң Хрустальная тавы кварц комы һәм активлаштырылган күмер салынган фильтрлар аша үткәрәләр.  Соңгы стадия -  чиста су резервуарларында мәҗбүри зарарсызландыру.



Станция директоры Александр Гнеденков суны күмерле фильтрларда чистарту процессына аерым тукталды: бу суның исен һәм тәмен яхшыртырга, техноген пычрату нәтиҗәләрен бетерергә мөмкинлек бирүче бердәнбер чистарту ысулы. Моннан тыш, бу фильтрлар эчәргә яраклы суны феноллардан, нефть продуктларыннан, шулай ук өске актив матдәләрдән чистарта. Станциядә 12 шундый фильтр урнаштырылган. Бер фильтрга 45 тонна активлаштырылган күмер салына, ул  өч елга бер тапкыр алыштырыла.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*