ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Сак булыгыз: яшенле яңгыр явачагы, томан төшәчәге фаразлана
Табигать һәм без
  • 14 Август 2020 - 13:16
  • Караулар: 30
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ  иртәгә һава торышы турында мәгълүматлар җиткерде.

2020 елның  14 августы 18 сәгатьтән   15 август  18 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү. 

2020 елның 15 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- төнлә һәм көндез көчле яңгыр, яшен, көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил;

- көндез урыны белән боз яварга мөмкин.

Россия ГХТМ  Татарстан Республикасы баш идарәсе халыкка сак булырга кирәклекне кисәтә.

Фаразланган һава шартлары нәтиҗәсендә республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан, төшү-менү үрләреннән үтү кыенлашуы мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен кисәтү итеп берничә тапкыр тормоз педаленә басарга киңәш ителә. Шулай ук машина йөртүчеләрнең автомобильләренең техник торышына, төзеклегенә игътибарлы булулары сорала.

Җәяүлеләргә юлларны җәяүлеләр кичүе аша булган урыннарда гына чыгарга, килеп баручы транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска кирәклеге исләренә төшерелә. Күз күреме начар һава шартларында автомобиль йөртүчеләр машиналарын тиз генә туктата алмаганын онытмаска кирәк.

Табигатьтә ял итәргә яратучыларга элемтә чараларының, навигация җиһазларының төзекләрен тәэмин итүе мөһим.

Бәлагә тарыган очракта сез «101,112» номерларына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә. 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыкмый торырга кирәк. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булсагыз,  җир асты кичүләренә яисә йорт подъездларына кереп торыгыз.  Көчле җилдән йорт стеналары янында ышыкланып тору куркыныч,  чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Җәмәгать транспорты тукталышларында, төзелеп бетмәгән бина янында тору да куркыныч.

3. Урамда реклама такталарыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында басып торырга, алар янында автотранспорт куярга ярамый:  җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр  линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына  якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук куркыныч тудыра. Төзелеп килә яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне дә  ябарга кирәк.

8. Өйдә яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Россия ГХТМ  Татарстан Республикасы баш идарәсе ышаныч телефоны: 8 (843) 288-46-96.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*