ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Александр Шадриков түбәнкамалылар белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җаваплар бирде
Табигать һәм без
  • 14 Август 2020 - 07:38
  • Караулар: 28
Татарстан Республикасы экология һәм табигать  ресурслары министры Александр Шадриков түбәнкамалылар белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җаваплар бирде. 

Әлбәттә, түбәнкамалылар барыннан да бигрәк сәнәгать тармагы үсешенең экологиягә йогынтысы турында борчыла. Атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр күләме артмасмы, контроль ни дәрәҗәдә катгый булыр? Александр Шадриков сүзләренә караганда, якын киләчәккә бу мәсьәләдә төп бурыч – Түбән Кама заводларының онлайн-мониторинг системасын булдыру. «Бу контроль процедурасын күзәтчелек ведомстволары өчен максималь ачык итәчәк", - дип аңлатты технологияне Александр Шадриков.

Моннан тыш, министр билгеләп үткәнчә, җитештерүне киңәйтү  компаниянең нинди дә булса заводында пычраткыч матдәләр саны кимегән очракта гына кабул ителә.

Бизнесменнар  «чүп реформасы»  буенча сораулар бирде: региональ оператор килү белән, калдыкларны чыгарган өчен сумма берничә тапкырга арткан, шул ук вакытта чүп-чарны аерым җыю туктатылган. Александр Шадриков «Гринта» җитәкчесе белән сөйләшеп, хәлгә ачыклык кертәчәген белдерде.

Министрга  су объектлары буенча да сораулар бирелде. Әйтик, шин заводының ял базасы янында Түбән Кама халкы балык тотарга ярата торган елгага бару юллары ябылган. Александр Шадриков территориаль идарә башлыгы Алексей Лобановка бүген үк урынга барып, хәлне ачыкларга кушты.

Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы вәкиле  яңгыр канализацияләре турындагы сорауны күтәрде. Алар булмау сәбәпле, кайбер урыннарда Камага  пычрак су эләгә. Александр Шадриков проблеманы актуаль дип атады һәм аны урта сроклы перспектив проектлар исемлегенә кертергә тәкъдим итте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*