ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Александр Шадриков Түбән Камада төзекләндерү алып барылучы төп экологик объектларда булды
Табигать һәм без
  • 13 Август 2020 - 16:01
  • Караулар: 40

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков бүген Түбән Камада булды. Шәһәр һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре белән бергә ул төзекләндерү алып барылучы төп экологик объектларда булды һәм халык белән аралашты.

Түбән Камага, авария хәлендәге дамбаны төзекләндерү өчен, 2020-2021 елларда миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә. Чираттагы ташу вакытында Кама ярыннан ташып чыкмасын өчен, сиксәненче елларда төзелгән корылманы реконструкцияләү буенча тулы бер план эшләнде. Биредә терәк дивар, тимер-бетон киртәләр куелачак, су төбе вак таш белән ныгытылачак.

На месте свалки забьют родники: министр Александр Шадриков осмотрел объекты, на которые Нижнекамску выделили 1,5 млрд рублей

Реконструкция тулы куәтенә бара, Кама төбенә Ларсен шпунтлары урнаштырылган инде. “Бу технология – иң ышанычлы, гидротехник корылмалар булган бар җирдә диярлек кулланыла", - дип аңлатты Айдар Сәйфетдинов. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, дамба – стратегик мөһим объект, ул күп еллар дәвамында шәһәр хакимияте өчен төп проблема булып кала биргән, Рөстәм Миңнеханов һәм федераль ведомстволар ярдәме белән бу эшне башлап җибәрү мөмкин булган.

На месте свалки забьют родники: министр Александр Шадриков осмотрел объекты, на которые Нижнекамску выделили 1,5 млрд рублей

Тагын бер мөһим объект – Прости авылы янындагы сәнәгать калдыклары легаль булмаган полигоны. Эшкәртүгә чыгарырга мөмкин булган покрышкалар үзбушаткычлар белән чыгарылачак, ә грунт белән катнашкан резин валчыкларны шунда ук махсус чокырда күмәчәкләр. Түбән Камага «Чиста ил» федераль проекты кысаларында әлеге эшләргә 560 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

На месте свалки забьют родники: министр Александр Шадриков осмотрел объекты, на которые Нижнекамску выделили 1,5 млрд рублей

Киләсе елда элеккеге полигонда экореабилитация узачак. Биредә агачлар утыртылачак, үлән чәчеләчәк. "Без бу урыннарны беренче хәленә кайтарырга тиеш, - ди Александр Шадриков. - Авыл аша ага торган елга күзләрне сөендерерлек булсын. Сүз уңаеннан, без чокырны чистарткач, бәлки биредә кайчандыр булган чишмәләр кабат тибә башлар".

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*