ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Төньяктан көчле җил исәчәге фаразлана
Табигать һәм без
  • 08 Август 2020 - 13:49
  • Караулар: 29
9 августта төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән төньяктан көчле җил исәчәк, көчәйгәндә,  җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыкмый торырга кирәк. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүләренә яисә йорт подъездларына кереп торыгыз. Көчле җилдән йорт стеналары янында ышыкланып тору куркыныч, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Җәмәгать транспорты тукталышларында, төзелеп бетмәгән бина янында тору да куркыныч.

3. Урамда реклама такталарыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында басып торырга, алар янында автотранспорт куярга ярамый: җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыклары янына якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук куркыныч тудыра. Төзелеп килә яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне дә ябарга кирәк.

8. Өйдә яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бәлага тарыган очракта, сез һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәт чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе стационар һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*